35 тән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның субтропик, уртача һәм салкын поясларында таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – ачык йокы үләне (P. patens) барлык районнарда да очрый. Нарат урманнарында, куаклар арасында, сөзәклекләр буенда үсә.

15-50 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы караңгы көрән төстә, вертикаль. Тамыр яны яфраклары сабаклы, бармаксыман теленмә, яфрак таралгысына җыелган, сабактагылары утырма. Чәчәкләре ялгыз, шәмәхә төстә, киң кыңгыраусыман, чәчәк үзәгендә күпсанлы ачык сары серкәчләр һәм җимешлекләр урнашкан. Бөтен үсемлек куе көмешсыман төкчәләр белән капланган. Җимеше – күп чикләвекчек. Яфраклары күренә башлау белән, апрель-май аенда чәчәк ата. Җимешләре июньдә өлгерә. Нигездә, орлыктан үрчи.

Үсемлек агулы, тире һәм лайлалы эчке тышчаларның ялкынсынуын китереп чыгаручы анемонин матдәсе бар.

Яфракларында сапонин, каротин, Е витамины бар. Халык медицинасында ялкынсынуга каршы һәм кан туктату, тынычландыру чарасы буларак файдаланыла. Йокы үләне яфрагыннан ясалган сыгынты бактерицид һәм фунгицид үзлекләргә ия.

Декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Ачык йокы үләне