Тарихы

1833 елда Казан университеты каршында ачыла. Клиниканың акушерлык бүлеген А.Е.Лентовский (1833–1863), гамәли гинекологияне А.А.Китер җитәкли (1833–1836).

1900 елларда клиника өчен 4 бина төзелә, шуларның берсендә Акушерлык-гинекология клиникасының бала тудыру йорты (мөдире И.М.Львов) һәм Казан университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы (кафедра мөдире В.С.Груздев) урнаша (кара: Университетның яңа клиникалары).

Акушерлык-гинекология клиникасының матди-техник базасын үстерү, фәнни һәм дәвалау эшләрен оештыруга 1900–1931 елларда клиника белән җитәкчелек иткән һәм Казан акушер-гинекологлар мәктәбенә нигез салган В.С.Груздев зур өлеш кертә. Клиникада яшь белгечләргә фәнни эшләр һәм уку өчен шартлар тудырыла, патологоанатомик тикшеренүләр, клиник һәм бактериологик лаборатория өчен биналар җиһазландырыла, хайваннарда тикшеренүләр үткәрү өчен махсус бүлмәләр бирелә, физиотерапия, рентген һәм радиология кабинетларындагы эшләр киң колач ала. Хатын-кызларның җенес органнарындагы рак авыруын, шул исәптән рентген һәм радий нурлары белән дәвалауга зур әһәмият бирелә.

Соңрак клиникада В.С.Груздев шәкертләре П.В.Маненков (хатын-кыз җенес органнары онкологиясе, оператив онкология, 1960 еллар), З.Н.Якупова (кан китүләр, балага узуны булдырмый калу, 1960–1980 еллар), Л.А.Козлов (эклампсия, баланы карыннан ярып алу проблемалары, 1970–1990 еллар), Р.Г.Бакиева (йөклелекнең соңгы чоры һәм бала тудыру вакытында токсикоз, 1970–1980 еллар), Б.Г.Садыйков (ТРда резусны ачыклау хезмәте, 1970–1990 еллар) һ.б. эшли.

Специальләшү

Фәнни эшчәнлекнең төп юнәлешләре: резус һәм кан группалары тәңгәлсезлеге вакытында нейроиммуноконфликтлы йөклелек, йөклелекнең соңгы чорында токсикоз, онкология, хатын-кызларның җенси органнары ялкынсыну, бала төшү һ.б. (кара: Акушерлык һәм гинекология).

2006 елда клиникадагы бүлекләр: гинекология, бала тудыру, йөклелек патологиясе, яңа туган балалар (140 урын); УЗИ кабинеты, заманча җиһазландырылган лабораторияләр. Клиника ТРда акушерлык һәм гинекология буенча методик үзәк булып тора.

1936 елда клиникага В.С.Груздев исеме бирелә, галимнең биредә сакланган мемориаль кабинетында хезмәтләре һәм шәхси әйберләре, замандашлары һәм хезмәттәшләренең портретлары һәм фотоальбомнары, дөнья, Россия һәм ТРның танылган акушер-гинеколог галимнәренең портретлар галереясы тупланган. Үзенең васыяте буенча кабинетында В.С.Груздевның йөрәге һәм баш мие саклана.

Клиникада укытучылар, хезмәткәрләр һәм студентлар – фәнни түгәрәк әгъзалары тарафыннан эшләнгән муляжлар, микропрепаратлар куелган укыту музее эшли.

Әдәбият

Улескина Т. Мозг и сердце Груздева // Трудовая слава. 1990. № 31.

Автор – Л.А.Козлов