Биографиясе

1916 елның 23 феврале, Башкортстан Республикасының Мишкә районы Бабай авылы – 1993 елның 1 феврале, Ташкент.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Башкорт педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1951), СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

1962–1970 елларда Омск педагогия институты проректоры, бер үк вакытта хәзерге рус теле кафедрасы мөдире. 1970–1976 елларда Казах педагогия институтының хәзерге рус теле кафедрасы мөдире, 1976–1982 елларда Казах университеты профессоры, 1982–1988 елларда Ташкент университетының рус теле кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Г.Тукай әсәрләренең телен өйрәнү иҗади эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Шуның нәтиҗәсендә кулъязма «Г.Тукай теле сүзлеге» эшләнә.

Хезмәтләре рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасына, лексикографиягә карый.

Бүләкләре

Кызыл Байрак ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, 3 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Из сопоставительного синтаксиса русского и татарского языков. Казань, 1961.

Непокорная земля (воспоминания). Алма-Ата, 1975.