Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Фаразларның берсе буенча Идел Болгары чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Ташлы, Салкын Чишмә исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек, күн җитештерү, киез-киез итек, кирпеч сугу (1917 елга кадәр авылда 50 йорт кирпеч белән төзелә), май заводы, он тарту (су тегермәне була).

XX йөз башында Михаил Архангел чиркәве (1905 елдан, җимерелә, аның урынына 1966 елда мәдәният йорты салына), земство мәктәбе (1884 елдан), 6 тегермән, 3 тимерчелек, казна шәраб, 2 сыраханә, 5 бакалея кибете, пристань; чәршәмбе базар була.

1917 елда 3 май заводы (Ф.Щекунов, И.Андриянов, С.Шаранов) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3133 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.

Хәзер – Ялантау авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Зерновое хозяйство” колхозы (беренче рәисе – К.Ф.Фадеев) оештырыла. 1930 елда “Советский труд” колхозы (беренче рәисе – А.Е.Заинкин) итеп үзгәртелә, 1958 елда аңа “Интернационал” колхозы (Колмакчы авылы) керә.

1998 елдан “Ялантау” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2015 елдан “Кармалы” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сарык асрау, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда җидееллык (яңа бина төзелә), 1972 елда – тулы булмаган урта (яңа бина салына), 1975 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәптә туган якны өйрәнү почмагы (1990 елдан, оештыручысы – А.С.Купцова) була.

Мәдәният йорты (1937 елда элеккеге чиркәү бинасында ачыла, 1966 һәм 2013 елларда яңа бина корыла), китапханә (1937 елдан, 2013 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1937 елдан, 1972 һәм 1991 елларда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1936 елдан, 1987 елда яңа бина салына), изге газапланучылар Флора һәм Лавра хөрмәтенә чиркәү бар (совет чорында үзгәртеп корылган клуб, 2020 елда гыйбадәт кылу башлана, 2021 елда гөмбәз куела).

Мәдәният йортында “Селяночка” өлкәннәр театр һәм “Тальяночка” фольклор, “Каприз” балалар хореография һәм “Арлекино” вокаль коллективлары (барсы да – 2013 елдан) эшли.

1986 елда авылга янында Чишмә елгасы аша автомобиль күпере төзелә. Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Ялантау I (гомумболгар ядкәре), II (гомумболгар ядкәре), III (монголларга кадәрге чор болгар ядкәре) авыллыгы, Ялантау шәһәрлеге (монголларга кадәрге чор болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

Г.А.Абызов (1919–1999) – полковник, Советлар Союзы Герое (авыл урамы аның исеме белән атала);

А.И.Никифоров (1949 елда туган) – механик, физика-математика фәннәре докторы;

Д.К.Привалов (1908–1943) – старшина, Советлар Союзы Герое, Чистай шәһәрендәге урам аның исемен йөртә, шәһәр паркында аның хөрмәтенә стела корыла.

Халык саны

1748 елда – 252,
1782 елда – 226 ир-ат;
1859 елда – 1475,
1897 елда – 1956,
1908 елда – 2374,
1920 елда –2913,
1926 елда – 2082,
1938 елда – 2088,
1949 елда – 1269,
1958 елда – 981,
1970 елда – 1201,
1979 елда – 961,
1989 елда – 672,
2002 елда – 816,
2010 елда – 645,
2022 елда – 719 кеше (руслар – 95%, татарлар – 3%).