Мәкаләдә туган якны өйрәнүче Николай Агафоновның «Казан һәм казанлылар» (1906–1907) хезмәте анализлана, тикшеренүченең Казан тарихын өйрәнүгә керткән өлеше ачыклана. Аның Казан шәһәр башлыклары, әдәбиятчылары, танылган дворян нәселләре турындагы мәкаләләре энциклопедик буларак бәяләнә. Николай Агафоновның Брокгауз һәм Ефрон басмаларында энциклопедик мәкаләләр авторы буларак та билгеле икәнлеге ассызыклана.

Сылтама ясау өчен: Калимуллина Ф.Г. Энциклопедическая ценность труда Николая Агафонова «Казань и казанцы» (1906–1907 гг.) // Научный Татарстан. 2021. №4. С.15–20.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Кәлимуллина Фирдәүс Галим кызы, тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: kfirdaus@list.ru