Мәкаләдә XIX йөз ахыры – XX йөз башында Баку шәһәренең Көньяк Кавказда Россия һәм чит илләрнең танылган рәссамнары картиналары күргәзмәсен уздыру үзәге буларак формалашуы карала. Уку процессына “рәсем” дәресен кертү юлы белән сәнгать белемен бирү роле һәм аның гамәли сәнгатьтә халык традицияләрен саклау эшендә әһәмияте билгеләнә. Мәкаләдә күчмә күргәзмәләр корылышына аерым игътибар бирелә. Җирле рәссамнар эшләренең беренче күргәзмәләрен оештыру һәм сәнгать күргәзмәләренә беренче рецензияләр тикшерелә.

Баку сәнгать җәмгыяте оештырылуга аерым игътибар ителә. Җәмгыятьнең төп бурычы – җирле халык арасында сәнгать белеменең гомуми дәрәҗәсен күтәрү һәм тарату, картиналар һәм гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәләрен оештыру, әдәбият-сәнгать кичәләре уздыру.

Автор Бакуда беренче сәнгать студиясе ачылу, шулай ук рәсем сәнгате курсларын оештыру укучыларда сәнгати зәвык тәрбияләүдә мөһим роль уйный дигән нәтиҗәгә килә.

Сылтама ясау өчен: Вагабова Э. Баку – центр проведения художественных выставок в конце ХIХ – начале ХХ вв. // Научный Татарстан. 2021. №1. С.52–60.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ваһабова Эсмира Рәхим кызы, РһD (тарих), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, доцент, Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең А.А.Бакыйханов исем. Тарих институты, e-mail: esmira.vahabova@mail.ru