Мәкалә замана яшьләренең никах-гаилә мөнәсәбәтләрен анализлауга багышлана. Никах гаилә тормышы башлану һәм аның формаларының берсе санала, шулай ук ул ир-ат белән хатын-кыз арасында тарихи үзгәреп торучы мөнәсәбәтләрнең социаль формасы, аның ярдәмендә җәмгыять ир белән хатынның да һәм ата-ананың да хокукларын һәм бурычларын билгели. Хәзерге заманда никах – ул социаль институт, ир-ат белән хатын-кызның үзара мөнәсәбәтләрен, шулай ук гаиләнең яшәве өчен кирәкле, аларның үзара уртак бурычлары һәм хокуклары системасын раслаучы социаль нормалар җыелмасыннан гыйбарәт. Мәкаләдә Казан шәһәре яшьләрен сораштыру нәтиҗәләре бирелә, төрле яшьтәге төркемнәрдә (15–18 яшь – иртә яшүсмер чак, 19–25 яшь – соң яшүсмер чак, 26–35 яшь – яшьлек) гаилә һәм никах турында фикерләр, шулай ук әлеге төркемнәрдә гендер аерымлыгы карала.

Уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәсендә яшьләрнең никах турында күзаллауларында төп тенденцияләр, аларның әһәмиятле билгеләмәләре, никахлашу өчен дәлилләре өйрәнелә. Төрле яшьтәге төркемнәрдә өйләнешү турында күзаллауларда статистик ышанычлы аерымлыкларның булмау факты билгеләнә, шулай ук яшьләрдә никах турында күзаллау формалашуга әти-әнисенең гаиләсе, гаилә культурасы һәм гаиләдә аралашу процессының сизелерлек йогынтысы фактлары, шулай ук яшьләрнең никахның альтернатив формаларына (теркәлмәгән никах, язылышмыйча яшәү, “сынау”, кунак-никах) мөнәсәбәте ачыклана.

Сылтама ясау өчен: Галлямова Е.В., Дроздикова-Зарипова А.Р. Представления о браке у современной молодежи // Научный Татарстан. 2018. №3. С.97–104.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Галләмова Елена Валерьевна, студент, Казан (Идел буе) федераль университеты, е-mail: lena.lesya0308@mail.ru;

Дроздикова-Зарипова Альбина Рафаил кызы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Казан (Идел буе) федераль университеты, е-mail: Albina.Drozdikova-Zaripova@kpfu.ru