Мәкалә 1652–1653 елларда Кырым ханлыгының Речь Посполита, Гетьманщина һәм Европа дәүләтләре белән үзара мөнәсәбәтләре тарихына багышлана. Тикшеренүләрнең максаты – Кырым ханлыгының 1652–1653 елларда Европа илләре белән үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү һәм бу чордагы кампанияләрдә татар гаскәрләренең ролен анализлау.

Әлеге мәкаләнең яңалыгы шунда, автор үзен төбәк кысалары белән чикләмичә Көнчыгыш Европадагы сәяси картинаны яңартып төзи, шулай ук украиннар һәм поляклар чыганакларына нигезләнеп кырымлылар походларының тулы картинасын бирә. Сугышларда Кырым-татар гаскәрләренең чикләнгән контингенты катнаша. 1652–1653 елларда кырымлылар Батог калкулыгы һәм Жванец авылы янындагы кампанияләрдә украиналылар ягында катнашалар һәм уңышка ирешүдә аларның роле шактый зур була. Әмма Ислам-Гәрәй III бер якның икенче як өстеннән хәлиткеч өстенлек итүенә юл куймый һәм ситуациядән файдаланып үзе өчен иң зур файда чыгара.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Участие крымских татар в кампаниях Б.Хмельницкого в 1652–1653 гг. // Научный Татарстан. 2018. №2. С.5–16.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты, кече фәнни хезмәткәр, Украина Милли Фәннәр академиясенең А.Ю.Крымский исем. Шәрык институты, e-mail: bachman@meta.ua