Фәнни тикшеренү Беренче Болгар патшалыгының күчмә халыклар дәүләтеннән славяннар дәүләтенә үзгәртелүенә багышлана. Болгарлар экспансиясе Дунай Болгар дәүләте территориясенә яңа славяннарны кертүгә китерә. Балкан славяннары һәм Дунай болгарларының уртак дошманнары – аварлар һәм ромейлар. Болгарлар славяннарга ясак түләү һәм хәрби хезмәт шарты белән берникадәр автономия калдыралар. Даими рәвештә яулап алулар славян халкының артуына һәм сугышларда болгарларның бер өлеше һәлак булу нәтиҗәсендә болгар компонентының кимүенә китерә. Славяннар тарафыннан болгарларның ассимиляция процессы тәмамлану IX йөз уртасына туры килә.

Дунай Болгарында рәсми идеология җитәкчегә табыну һәм Тәңре һәм Умай аллаларына ышану була. Дунай Болгарын христианлаштыру Крум вакытында башланган һәм Барис (Борис-Михаил) вакытында тәмамланган дәүләтне үзәкләштерү процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килә. Болгарлар көнбатыш йоласы буларак та, көнчыгыш йоласы буларак та христианлыкны кабул итү турында сөйләшүләр алып баралар. Ромейлардан христианлыкны кабул итү тышкы сәясәт аркасында килеп чыга.  

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Дунайская Булгария: от ханства кочевников к государству Pax Christiana // Научный Татарстан. 2018. №2. С.17–41.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты, кече фәнни хезмәткәр, Украина Милли Фәннәр академиясенең А.Ю.Крымский исем. Шәрык институты, e-mail: bachman@meta.ua