Мәкалә Кырым ханлыгының Европа илләре белән мөнәсәбәтләренә багышлана. Гази-Гәрәй II Речь Посполита белән союздаш булмый, әмма ул 1595 елда Цецора янында Я.Замойский җитәкчелегендәге Польша гаскәрләренә каршы сугыштан соң союздаш булып китә. Кырым ханлыгына Речь Посполита белән хәрби союздаш булырга ике тотрыксызландыручы фактор комачаулый: Запорожье казакларының һәм Буҗак Урдасы идарәчесе Кантимер морзаның һөҗүмнәре. Запорожье казаклары Кырым ханнары гаскәрләренә һәм Кырымнан куылган Гәрәйләрнең кайбер уллары гаскәрләренә ялланалар, әмма кырымлылар аларны һаман да үзләренең дошманнары дип кабул итәләр. Гази-Гәрәй II нең Молдавиядә үзенең йогынтысын арттырырга омтылуы Госманлыларның каршылыгына очрый. Госманлыларның Гәрәйләргә басым ясавы Кырым ханнарын төрекләргә каршы христианнар арасында союздашлар эзләргә мәҗбүр итә. Молдавия, Валахия һәм Трансильвания башлыклары Кырым татарларына дуслык мөнәсәбәтләре өчен алмашка бүләкләр бирәләр.

Валахия һәм Трансильвания белән низагларга Михай Храбрый эшчәнлеге, шулай ук Польша магнатларының Молдавия эшенә катнашуы сәбәпче була. Кырым ханнары һәм Швеция корольләре союздаш булуны телиләр, ләкин чынлыкта үзара хезмәттәшлеккә барып җителми. Шведлар һәм Кырым татарлары арасында элемтәләр үзара илчелек белән чикләнә.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Крымское ханство и Речь Посполитая в правление Сигизмунда III Ваза // Научный Татарстан. 2015. №3. С.82–102.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ярослав Валентинович Пилипчук, тарих фәннәре кандидаты (Украина)