Мәкалә 1658–1665 елларда Кырым ханлыгының Европа дәүләтләре белән мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә багышлана. Әлеге тикшеренүләрнең яңалыгы шунда, мәкаләдә аерым вакыйгалар (Конотоп сугышы яисә Чуднов янындагы сугыш) каралмый, ә Кырым ханлыгының күрсәтелгән чордагы Речь Посполита һәм Гетман дәүләтенә карата сәясәте тенденцияләре тикшерелә. Тикшеренүнең бурычы – 1658–1665 елларда Украинада кампанияләрдә Кырым татарларының ролен анализлау.

Кырымлылар И.Выговскийга каршы дейнеклар восстаниесен бастыруда хәлиткеч роль уйныйлар, шулай ук Конотоп янында русларны җиңүдә аларның роле мөһим була. Кырым татарлары отрядлары Любар һәм Чуднов янында рус гаскәрләрен камап алалар. Кырымлыларның Речь Посполита ягындагы кампанияләрдә катнашуы өчен түләү буларак әсир төшкән рус солдатлары һәм аристократлар бирелә. Я.Самко җитәкчелегендәге русларга һәм украиннарга каршы Ю.Хмельницкий кампанияләрендә, 1661–1662 елларда Кырым татарлары хәлиткеч һөҗүм ясый торган көч була. Бужин янындагы җиңү (1662 елда) Польша яклы казаклар Уңъяк яр буе Украинаны кулда тотарга ярдәм итә. Ян Казимирның Сулъяк яр буе Украинага һөҗүмендә (1663–1664) Кырым татарлары ярдәмче рольне уйныйлар һәм башлыча Сивер җирендә һәм аның белән чиктәш Рус дәүләте территорияләрендә сугышалар. Кырымлылар Уңъяк яр буе Украинаның гетманнарын үзләренә бәйле итәргә тырышалар һәм аларны үзләренчә алыштыралар. 1665 елда кырымлылар нугайлар белән низаг сәбәпле Украинада актив хәрәкәтләр алып бармыйлар.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. После «Потопа». Отношения Крымского ханства с Гетманщиной и Речью Посполитой в 1657–1665 гг. // Научный Татарстан. 2015. №2. С.16–34.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ярослав Валентинович Пилипчук, тарих фәннәре кандидаты (Украина)