Мәкалә XX йөз башында халкының якынча яртысын мөселманнар тәшкил иткән Уфа губернасында мәктәптә белем бирү өлкәсендә барган процессларга багышлана. Башка губерналардан аермалы буларак ул төбәктә татарлар һәм башкортлар, нигездә, земство учреждениеләре институты аша мөселман мәгариф системасын үзгәртүгә актив җәлеп ителәләр, үзгәртү уку-белем бирү процессына рус телен кертүдән гыйбарәт була. Автор әлеге катлаулы проблеманың ике аспектын тикшерә: традицион дини җәмгыятьләрнең белем бирү максатларына тотылган финансларын һәм дәүләт мәктәп белем бирү системасын яңартуда мөселман башлангыч мәктәбе урынын.

Сылтама ясау өчен: Наганава Норихиро. Мектеб или школа? Введение всеобщего обучения в среде мусульман Поволжья и Приуралья // Научный Татарстан. 2012. №1. С.76–99.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Наганава Норихиро, профессор, славян-евразия тикшеренүләр кафедрасы, Хоккайдо Университеты.