- РУС
- ТАТ
педагог, педагогика фәннәре кандидаты (1969), профессор (1995), ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы (1988), РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1998)
1932 елның 20 июле, Бондюг, хәзерге Менделеев районы Турай авылы — 2020 елның 13 июне, Алабуга шәһәре.
1960 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый.
1951–1955 елларда Чуаш АССРның Шемурша районы Өчбалтай (Өч Балтай) җидееллык мәктәбендә укытучы, 1961 елдан Әлмәт районының Иске Михайловка мәктәбендә.
1967 елдан Алабуга педагогика университетының татар филологиясе кафедрасында.
Хезмәтләре татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасына карый.
Мәктәптә драма әсәрләрен өйрәнү. К., 1983;
Лирик әсәрләрне өйрәнү. К., 1985;
Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту. К., 1993;
Мәктәптә әдәби әсәргә анализ ясау алымнары. Алабуга, 1998;
Мәктәптә Гаяз Исхакый драматургиясе. Алабуга. 2002.
Вәлиуллин М. Кешеләргә шатлык өләшә // Мәгариф. 2002. № 7.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.