Биографиясе

1951 елның 2 сентябрендә Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1981).

1971 елдан «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә эшли.

1977 елга кадәр экстракцияләү аппаратчысы, 1977–1993 елларда экстрактив ректификацияләү юлы белән нефтьтән газны аеру цехы башлыгы урынбасары, СКИ-3 заводының полимерлаштыру цехы башлыгы, 1993–2000 елларда баш инженер урынбасары, директор урынбасары, 2000 елдан ясалма каучук җитештерү заводы директоры.

Аның җитәкчелегендә ясалма олигопиперилен олиф, ясалма этиленпропилен каучук, автомобиль ягулыгы компонентлары (КАТ-1, КАТ-К) җитештерү гамәлгә кертелә.

20 дән артык ачышка авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге «Россиядә беренче күптонналы унификацияләнгән этиленпропиленлы каучук җитештерүне үзләштерү» дигән хезмәте өчен бирелә.