Биографиясе

1898 елның 21 апреле, Казан — 1992 елның 13 марты, шунда ук.

1921 елда Казан ветеринария институтын тәмамлагач, шунда эшкә калдырыла, гомуми зоотехния кафедрасы мөдире (1927–1931).

1932–1934 елларда Бөтенсоюз эксперименталь ветеринария институтының (Мәскәү) зоогигиена бүлеге мөдире, 1935–1936 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының зоогигиена һәм сөт технологиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта зоотехния факультеты деканы.

1936–1964 елларда Казан ветеринария институтының зоогигиена кафедрасы мөдире.

Хайваннар бүлеп чыгарган җылылык үлчәмен, кешеләр һәм хайваннар сулап чыгарган һаваның дымлылыгын билгеләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә; махсус калориметр, конденсация гигрометры һ.б. уйлап таба.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Переваримость сена верблюдом // Тр. Института эксперим. ветеринарии. 1926. Т. 4, вып. 1;

Содержание и уход за телятами // Проблемы животноводства. 1934. № 2;

К вопросу определения кислотности молока // Ветеринарно-техн. вестн. 1939. Вып. 5–6.

Әдәбият  

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.

Автор — В.Г.Софронов