Татарстанда 1956 елда оештырыла. 1987 елда «Урожай» «Зенит», «Спартак», «Труд», «Локомотив» ирекле спорт җәмгыятьләре белән берләштерелә (кара Профсоюзларның физкультура-спорт җәмгыяте Татарстан Республика советы).

1978 елга «Урожай» составына 1359 физик культура коллективы керә (шул исәптән 846 — колхоз һәм совхозлардан). Көрәш (грек-рим, ирекле көрәш, татарча көрәш), велосипед, бура уены, ату, чаңгы спорты, җиңел атлетика, шахмат үстерелә.

4 атказанган спорт остасы, 4 халыкара класслы спорт остасы, 122 СССР спорт остасы әзерләнә.

Иң яхшы тренерлар һәм спортчылар: А.А.Бозин, Л.Г.Володина, С.А.Дёмина, С.Ю.Протасов, М.М.Сәхәбетдинов, Ю.В.Шегуров, С.С.Яруллин.

Рәисе: В.И.Кудров (1957–1960), М.Н.Госманов (1960–1978), И.Х.Сафин (1978–1983), С.Г.Әһлиуллин (1983–1985), К.С.Хөснетдинов (1985–1987).