- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, ТССРның халык артисты (1991), РФнең атказанган артисты (2001)
1950 елның 3 мартында Әлки районы Югары Әлки авылында туа.
1974 елда Казан театр училищесен тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына эшкә килә.
Чибәрлеге, хис-тойгыларга байлыгы белән Мотыйгуллина Марийка («Солдат хатыны», Н.П.Анкилов), Росита («Канлы күләгәләр», Г.А.Боровик), Айсылу («Ташкыннар», Т.Гыйззәт) кебек беренче рольләрендә үк үзен танытуга ирешә. Зәримә образында («Китәм инде», Р.Хәмид) актрисаның драматик характер асылына тирән үтеп керә белүе күренә.
Мотыйгуллина тарафыннан иҗат ителгән аеруча игътибарга лаек образларның берсе — Лариса («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский). Әлеге спектакльдә актрисаның ачык, йомшак күңелле, эчкерсез героинясы кешене ниндидер бер «әйбер» кебек сату-алуга корылган дөньяны олы фаҗига буларак кабул итә.
Мотыйгуллина башкаруында Шәмсегаян роле («Өч аршын җир», А.Гыйләҗев) психологик анализ тирәнлеге белән аерылып тора. Тышкы сурәтләү чараларын мул кулланмый гына, актриса газиз туган җиреннән аерылып китәргә мәҗбүр ителгән хатынның газапларын бөтен нечкәлекләре белән ача.
Мотыйгуллина төрле яшьтәге, төрле характерлы хатын-кыз рольләрен башкара: Зөләйха (Г.Исхакыйның шул исемендәге әсәре буенча), Галимәбану («Галиябану», М.Фәйзи), Шәфәкъ («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Наталья («Илгизәр + Вера», Т.Миңнуллин), Ләйсән («Ләйсән ире Хәсән», Ю.Сафиуллин), Анджела («Болан-Патша», К.Гоцци), Беатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Кәримә («Курчак туе», М.Гыйләҗев, Р.Хәмид; Г.Исхакый әсәре буенча), Ханума (А.Цагарелиның шул исемендәге әсәре буенча), Саярә («Искән җилләр көенә», З.Хәким), Бибикамал («Go! Баламишкин», Ф.Бүләков) һ.б.
Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. К., 2005.
Автор — И.И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.