Биографиясе

1918 елның 14 ноябре, Казан губернасы, Лаеш өязе (хәзерге Балык Бистәсе районы) Рус Әшнәге авылы; башка мәгълүматлар буенча Казан — 1991 елның 1 мае, Белоруссия Республикасы, Минск өлкәсенең Логой районы Плещеницы шәһәр тибындагы поселогы.

1921 елдан Архангельск өлкәсенең Котлас шәһәрендә яши, 5 сыйныфны һәм фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый, суднолар ремонтлау заводында формалаучы-коючы булып эшли.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында.

Командирлар составын камилләштерү (1942), Үзәк офицерлар составын камилләштерү (1956) курсларын тәмамлый.

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче армиянең 129 нчы укчы дивизиясе 457 нче укчы полкта рота командиры. Брянск, Үзәк, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Орёл, Брянск (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 28–29 июнендә батырлык күрсәтә. Белоруссиянең Могилёв өлкәсе Бобруйск районындагы Сычково авылын азат итү барышында Бобруйск-Минск магистралендә аның ротасы фашистларның барлык контрһөҗүмнәрен кире кайтара. Березина елгасы аша кичүне саклап, сугышчыларны кул сугышына күтәрергә туры килә. Берүзе 23 фашистны юк итә һәм 18 ен әсирлеккә ала. Аның ротасы 200 гитлерчыны юкка чыгара һәм йөк төялгән 100 автомашинадан торган колоннаны тар-мар итә.

1959 елдан запаста. Шәһәр тибындагы Плещеницы посёлогында яши, янгын сүндерү бүлеге начальнигы булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Котлас шәһәренең мактаулы гражданы.

Истәлеге

Герой бюстлары шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогы һәм Котлас шәһәре мемориаль комплекс  территорияләрендә урнаштырыла. Шәһәр тибындагы Балык Бистәсе  поселогы һәм Рус Әшнәге авылы урамнарына аның исеме бирелә.

Әдәбият                  

Самый памятный день войны. М., 1970;

Ягодинский Е.А. Золотые Звёзды речников. М., 1981. Вып. 4;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 106;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 223, 228, 264.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина