Эчтәлек

Биографиясе

Гомер еллары: ? — 1800, Казан.

С.Х.Хәлфиннең улы.

Дәүләт учреждениеләрендә һәм Казанда Татар ратушасында тәрҗемәче булып эшли, 1785–1800 елларда Казан гимназиясендә татар теле укыта (асылда гимназиядә 1773 елдан эшли, әтисенә булыша).

1792 елда император Екатерина II кушуы буенча губерна реформасының «Губерналар турында нигезләмәләр» («Учреждения о губерниях») һәм «Җәмәгать тәртибен саклау идарәсе уставы» («Устав Управы благочиния») дигән хокук актларын татар теленә тәрҗемә итә, тәрҗемәләр басылып чыга.