Казань: исторические районы, слободы, улицы, площади и парки: иллюстрированный энциклопедический справочник / под ред. Р.В.Шайдуллина. Казань: Ин-т Татар. энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Кн. 1. 280 с.

Иллюстрацияләнгән энциклопедик белешмә ике китаптан тора. Беренче китап Казан шәһәренең тарихи районнарына, бистәләренә, урамнарына, мәйданнарына һәм паркларына багышланган һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге фәнни хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән.

Белешмәнең максаты – тарихи-мәдәни иллюстрацияләр контекстында Казанның истәлекле урыннарын саклау өчен мөһим урбанистик элементларның территориаль, урам һәм ландшафт-парк планында тарихи үсешен күрсәтү.

Китап тарихчыларга, мәдәният белгечләренә, шәһәр төзүчеләренә һәм әлеге тема белән кызыксынган башка укучыларга да кызыклы булыр дип ышанабыз.