- РУС
- ТАТ
Журналист, ТАССР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (1989, 2002)
1946 елның 7 ноябрендә Оренбург өлкәсе Түбән Челяево авылында туган.
Казан университетын тәмамлый (1970).
1965 елдан Казанда, 1968–1977 елларда «На стройке», «Бауманец», «Приборостроитель» күптиражлы газеталарында эшли.
1979 елдан «Вечерняя Казань» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире.
1991–1995 елларда «Казанские ведомости» газетасының беренче баш мөхәррире.
1995–2003 елларда ТР Дәүләт Советының матбугат үзәге җитәкчесе.
2003–2004 елларда “Эфир” телекомпаниясенең мәгълүмат хезмәте мөхәррире.
Бер үк вакытта Казан университетында журналистика кафедрасында (1976–1992), Казан социаль-юридик институтта (2003–2004) укыта. А.Н.Туполев исемендәге Казан техник университетта (КНИТУ–КАИ) массакүләм коммуникация чаралары лабораториясен җитәкли, тарих һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр кафедрасы доценты (2005–2016).
Л.В.Агеева – «Казанские истории» басмасын (газета һәм альманах) оештыручыларның берсе һәм аның баш мөхәррире.
Фән, уку йортлары, мәдәният, мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләренә караган мәкаләләр, юлъязмалар авторы.
«Бәллүр каләм – Хрустальное перо» конкурсы лауреаты (2006).
Казанский феномен: миф и реальность. Казань, 1991.
Республика Татарстан: новейшая история. Казань, 2000 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.