РФ Президентының 2000 ел 13 май Указы нигезендә оештырыла. Мәйданы 1035,9 мең км2 (Россия территориясенең 6,1%ы). Халкы — 32156,8 мең кеше (РФ халкының 21,8%ы).

Татарстан, Башкортстан, Мари, Мордва, Удмурт, Чуаш Республикаларын; Пермь краен, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Ульянов өлкәләрен берләштерә. Үзәге — Түбән Новгород шәһәре.

Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы Россиянең иң куәтле индустриаль һәм аграр төбәкләреннән санала. Округта автомобильләр һәм суднолар төзү, төгәл һәм катлаулы приборлар, станоклар эшләп чыгару, авиация, электр химиясе һәм инструментлар ясау сәнәгате, электрон машиналар төзелеше, нефть-газ химиясе комплексы өчен технологияләр җитештерү, тракторлар төзү, ягулык сәнәгате аеруча зур үсеш алган. Төбәк нефть һәм газ запасларына бай.

РФ Президентының Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленә федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек итү, округтагы федераль органнар эшчәнлеген координацияләү, хокук саклау органнары эшчәнлегенә анализ ясау, РФ дәүләт хакимияте органнары һәм РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары арасындагы фикер каршылыкларын хәл итү өчен килештерү чаралары күрү һ.б. функцияләр йөкләнә.

Вәкаләтле вәкилләр — С.В.Кириенко (2000–2005), А.В.Коновалов (2005–2008), Г.А.Рапота (2008–2011), М.В.Бабич (2011–2018), И.А.Комаров (2018 елдан).

Автор — Е.Б.Долгов