Биографиясе

1863 елның 11 гыйнвары, Казан губернасы, Казан өязе Кече Солабаш авылы – 1936 елның 7 августы, шунда ук. 

Башлангыч белемне бабасыннан һәм атасыннан ала.

1874–1886 елларда Казандагы Әҗем мәчете каршындагы «Гаффария» мәдрәсәсендә укый һәм соңрак шунда мөгаллимлек итә.

1889 елда Казан эшмәкәрләре бертуган Юнысовларның мөселман балалары ятимханәсендә укыта һәм анда, шәһәрдә беренчеләрдән булып, җәдитчә укыту ысулларын кертә.

1890 елда Кече Солабаш авылы мәчете имам-хатибы. 1894 елдан – ахун.

1895–1899 елларда Оренбург Мөселман Диния нәзарәтендә казый, бер үк вакытта «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә укыта, төрле химаячелек җәмгыятьләренең әгъзасы булып тора.

1899 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Кече Солабашка кайта һәм сәүдәгәр Г.Хөсәеновның матди ярдәме белән җәдитчә белем бирә торган мәктәп ача, анда традицион дәресләр белән беррәттән тарих, география, Шәрекъ халыклары мәдәнияте укытыла.

1905–1915 елларда яңадан Оренбург Мөселман Диния нәзарәтендә казый.

1915 елда Кече Солабаш авылы мәдрәсәсенә кайта.

I нче һәм II нче Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары эшендә катнаша (президиумга сайлана).

1917 елдан Казан өязенең идарәсе Кече Солабаш авылында урнашкан 2 нче мөхтәсибәтендә мөхтәсиб вазифаларын башкара, бер үк вакытта фәнни һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Октябрь революциясеннән соң Арча кантоны педагогия курсларында укыта. ТАССР Үзәк музееның татар-мөселман коллекциясен туплауда зур роль уйный. Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтендә Голәмалар шурасы әгъзасы (1923).

1932 елның гыйнварында кулга алына, хөкем ителеп, Архангельск өлкәсенә төзәтү эшләренә сөрелә.

1936 ел башында, сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыгарыла.

Иҗаты

Фәлсәфә, педагогика, тарих мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләр авторы. «Ефим Маловка рәддия» (1886), «Тәрбияле бала» (1889), «Саулык» (1889), «Басыйрәт» (1889) мәкаләләрендә Габәши фәлсәфә, педагогия һәм мәгариф реформасы мәсьәләләрен күтәрә, кадими мәдрәсәләрдәге укыту процессын тәнкыйтьли һәм татар яшьләренә белем бирү өчен төзелеше ягыннан рус гимназияләре программасына охшаш дөньяви программа кертергә тәкъдим итә.

1890 елда бабасы Габәшнең «Хөласа әл-бәян» («Бәян ителгәннәрнең асылы») дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын, шулай ук шәригать тарихына караган «Ысуле фикъһ тарихы» («Фикъһ ысуллары тарихы») хезмәтен бастырып чыгара.

Х.Габәши татар тарих гыйлемендә беренче булып туран (сары) расасы барлыгын икърарлый, һәм ул бу расага уртак ватан – «Олуг Төркстан» халыкларын – малайялы, кытай, япон, фин һәм төркиләрне кертә.

Х.Габәши һун, скиф, гиперборияле, сармат, авар, аланнарны төркиләр дип атый, угор-венгр, башкорт, болгар-хәзәр һәм маҗар-мишәрләрне угор-болгар төркеменә берләштерә.

«Татар» этнонимын ул Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары белән бәйләп аңлата.

Х.Габәши татар милләтенә «Россия төрекләре» дип билгеләмә бирә. Аның фикеренчә, болгарлар – төрекләр белән сәкълаблар кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән халык һәм шунлыктан болгарларның ханы сәкълаб хакиме дә булып тора.

Х.Габәши Болгар дәүләтенең мөселман динендә булуын, аның күрше халыкларга ислам динен таратудагы ролен ассызыклый, төрки халыклардагы идарә итү ысулларын, дин, мәдәният, мәгариф, фән, хуҗалык тәртибе, хәрби сәнгать мәсьәләләрен анализлый.

Габәшиләр. Юкка чыкмаячакбыз. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Төрк ыруглары. Казан, 1897.

Мөхтасар тарих кауме төрк. Казан, 1899.

Мөфассал тарих кауме төрк. Казан, 1909.

Әдәбият

Ислам в Среднем Поволжье: история и современность. Казань, 2001.

Салихов Р. Габаши Хасан-Гата // Ислам на территории бывшей Российской империи: энциклопедический словарь. М., 1999. Вып. 2.

Автор – А.Ю.Хәбетдинов