Псевдоним, чын исем-фамилиясе Гобәйдулла бине Кәлимулла әл-Әлдермеш әл-Болгари.

Биографиясе

1785 ел, Казан өязе Әлдермеш авылы – 1874 елдан соң.

Йомышлы татар гаиләсеннән.

Х.Габәшинең бабасы.

Башлангыч дини белемне Олы Кавал авылы мәдрәсәсендә мөдәррис Габдеш хәзрәттән ала.

1812 елда Бохарага укырга китә.

Уку елларында язылып, хатыны Бибифатыйма бинте Сәйфелмөлек исеме белән аталган «Фатыйманамә» шигъри җыентыгы сакланган (Бохара, 1813 ел, кулъязма рәвешендә).

XIX йөз башына караган аз санлы шигъри әсәрләрдән саналган бу китапта (135 бәйт, 270 юл) авторның гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны турында карашлары һәм фикерләре урын алган.

Бохарадан кайтканнан соң, 1822 елда, Габәш Казан өязе Кече Солабаш авылы мәчетенең имам-хатибы була. Тиздән ул үзен югары белемле исламият галиме, Шәрекъ әдәбияты әсәрләрен күчерүче хаттат һәм кабер ташларына язулар уючы оста буларак таныта.

1864 елда Казан тюркологы Е.Малов: «Гобәйдулла күчермәләренең кайберләре Казан университетында саклана», – дип яза.

И.Ф.Готвальдның «Казан Император университеты китапханәсе карамагындагы гарәп кулъязмалары тасвирламасы» («Описания арабских рукописей, принадлежавших библиотеке Императорского Казанского университета», 1855 ел) китабында Габәшнең берничә кулъязмасы күрсәтелә. Алар арасында Шәрәфетдин бине Хисаметдиннең «Тәварихы Болгарийә»се (1832 елгы күчермә); Насретдин Рабгузиның «Кыйссас әл-әнбия»се («Пәйгамбәрләр тарихы»), Хисаметдин Әбелхәер бине Мөсләхетдин Мостафа Ташкөпрезадәнең (1495–1560 еллар) «Шакаик әл-ногъмания фи зикр голәмә әд-дәүлә Госмания»се («Госманлы дәүләте галимнәре һәм шәехләренең тормыш бәяны») һәм  башкалар бар.

Габәш ишан Нигъмәтулла әл-Әлмәтинең Казанга һәм аның тирәсендә сәяхәт кылуы хакында «Хөласа әл-бәян» («Бәян ителгәннәрнең асы­лы») (1889 елда басыла) исемле шигъри әсәр авторы. Ул XIX йөзнең 40 нчы елларында язылган дип фаразлана. Әлеге китапта һәм «Фатыйманамә»дә автор тарафыннан күп гарәп-фарсы алынмалары кулланылса да, стильне гадиләштерү, XIX йөзнең беренче яртысында татар әдәбиятында традициягә кергән шигырьне бизәкләр белән артык чуарлаудан котылу омтылышы чагыла.

Габәш – гарәп галиме Габделкаһир бине Габдрахман Җирҗәнинең «Китап әл-гавамил әл-мийа» (1078 ел) - «Йөз кисәкчә китабы»на һәм гарәп теле грамматикасына (Мөхәммәд Нәҗип Түнтәри китапханәсеннән) фарсы телендә шәрехнамәләр яза. Алар Казан университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә саклана.

Габәшның уллары әтиләренең хаттатчылык һөнәрен дәвам иттерәләр.

Өлкән улы Әхмәт Казанның Яңа татар бистәсендә яши. Казан университеты китапханәсендә аның 1844 елгы кулъязмасы саклана.

Кече улы Мөхәммәд 1850 елда Кече Солабаш авылының икенче мулласы (әтисе белән бергә) итеп билгеләнә. Ул шулай ук китап күчерүче һәм кабер ташларына язу төшерүче буларак мәгълүм.

Габәш хезмәтләре бүтән каллиграфлар тарафыннан күчереп алынган.

Әдәбият

Кулъязмалар тасвирламасы. VII чыг. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары / Төз. А.Фәтхи. Казан, 1969;

Малов Е. Миссионерство среди магометан и крещёных татар. Казань, 1892; Султан Габяши: Материалы и исследования. Казань, 2000;

Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. Казань, 2001.

Авторлар – М.В.Гайнетдинов, Р.И.Шәмсутов.