1890/91, Казан губернасы Тәтеш өязе – ?

 Чыгышы белән крәстиян катлавыннан.

Айтуган мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң (1910 ел), Төркиядә белем ала. Мәккәдә һәм Мәдинәдә була.

1913–1917 елларда Бишбалта бистәсендәге җамигъ мәчеттә мулла, имам-хатиб (Казан).

1917 дән Сугыш афәтеннән качкан мөселманнарга ярдәм итү комитеты әгъзасы, Төркестан мөселманнарына матди ярдәм оештыруда катнаша, «Шураи ислам» газетасы редакциясе сәркәтибе.

Бөтенроссия мөселман руханилары корылтаенда (1917 ел, Казан) катнаша; «әл-Гыйма» җәмгыятенең сәркәтибе.

Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918 еллар), «төркичеләр» фракциясе әгъзасы.

«Иттифакъ» газетасы хезмәткәре (1918 ел).

Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Автор – Д.М.Госманова.