Казылма кысласыманнар палеозойның кембрий чорыннан билгеле. Боҗралы суалчаннардан, икенче гипотеза буенча трилобитлардан килеп чыккан дип фаразлана.

Гәүдәсе мм кадәр өлешләрдән алып 80 см га кадәр; баш, күкрәк һәм корсак өлешләреннән тора, алар исә бер-берсе белән кушылырга мөмкин. Башы баш калагыннан һәм 4 сегменттан тора, 2 пар мыекчыгы һәм 3 пар авыз үсентеләре (үзгәргән очлыклар) бар: югары казналык һәм 2 пар түбәнге казналык. Күкрәк һәм корсак өлешләре төрле сандагы сегментлардан (төрле төркемнәрдә) һәм шулай ук очлыклардан тора. Күпчелек да корсак аякларының соңгы пары пластинкалы, корсак соңында ул аналь калак белән бергә койрык йөзгечен барлыкка китерә. Күрү органнары — гади күзчек яки еш кына бер пар фасетлы күзләр; кайбер кысласыманнарның күзе юк. Саңаклар белән, алар булмаганда, бөтен гәүдә өслеге белән сулыйлар. Күпчелек кысласыманнар төрләр аерым җенесле, кайберләренә партеногенез (аталанмаган күкәй күзәнәкләрнең үсүе) хас. Ана зат йомыркасын, гадәттә, үзендә йөртә: корсак очлыкларында яки аерым оя камераларында, кайвакыт суга сала. Үсеше, нигездә, метаморфоз, йомыркалардан личинкалар үсә (науплиус).

Дөнья фаунасында кысласыманнарның 40 меңгә якын төре билгеле; киң таралган, башлыча, диңгезләрдә һәм төче сулыкларда, кайберләре җирдә яшәргә җайлашкан; паразит формалары бар. Россиядә — 2 меңгә якын төр (шул исәптән Байкал күлендә — 500 гә якын эндемик төр, башка континенталь сулыкларда — 650 дән артык); Татарстан территориясендә — 80 тирәсе (кабырчыклы кыслалардан башка, аларның фаунасы исә өйрәнелмәгән).

Кабул ителгән систематика буенча кысласыманнар классы 5 асклассны үз эченә ала, алар арасыннан 4 аскласс Россиянең төче сулыкларында һәм ТРда яши: саңаг­аяклылар (саңагаялылар отряды — Anostraca һәм яфрагаяклы кысласыманнар), максилоподалар — Maxillopoda (ишкәгаяклы кысласыманнар һәм карп ашаучылар — Branchiura), кабырчыклылар — Ostracoda (подокопидалар отряды — Podocopida), югары төзелешле кыслалар — Malacostraca (мизидалар отряды — Mysidacea, кумлылар — Cumacea, тигезаяклы кысласыманнар, төрле аяклы кысласыманнар, унаяклы кысласыманнар).

Идел һәм Камада яшәүче кысласыманнарның кайбер төрләре Понт-Каспий фауна комплексына керә һәм биоинвазияләр (читтән килгәннәр) яисә махсус климатлаштырылганнар санала (Paramysis intermedia һәм P. ullskyi, Pseudocuma cercaroides кум кыслачыгы, Dikerogammarus haemobophes, Pontogammarus obessus янъйөзәрләр һәм башкалар). Иделдә йөнтәс куллы кытай крабы (Eriocheir sinensis) табыла. Биоинвазиянең төп сәбәбе — климатның җылынуы, зур масштабларда гидротөзелешләр бару, суднолар йөрешенең активлашуы.

Зәй сусаклагычында озынаяклы креветка (Macrobrachium asper) климатлаштырылган. Кысласыманнарның 3 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән: гади саңагаяк (Branchipus stagnalis), язгы калкан кыслачык (Lepidurus apus) һәм тараяклы кысла.

Планктон кысласыманнары (дафнияләр, циклоплар) зоопланктонның еш кына төп өлешен тәшкил итәләр һәм балыклар өчен азык булып торалар.

Тармакмыеклы кысласыманнар (Daphnia magna һәм башкалар) су сыйфатын тикшерү өчен тест буларак кулланыла.

Күп кенә диңгез кысласыманнарының (креветкалар, омарлар, лангустлар, краблар, Антарктида крильләре) ите югары бәяләнә. Күп кенә төрләре үрчетү объекты булып тора. Кысласыманнарны эшкәртү калдыкларыннан терлек азыгы оны әзерлиләр.