Биографиясе

1941 елның 27 сентябре, Тәтеш шәһәре — 2003 елның 17 декабре, Казан.

1965 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Бөтенсоюз углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1969 елдан Казан химия-технология институтында, нефть һәм нефтехимия факультеты деканы (1991–1999), нефть һәм газ эшкәртүнең химик технологиясе кафедрасы мөдире (2000 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть эшкәртү һәм нефть химиясенең аерып алу процесслары теориясенә һәм практикасына карый. Козин дизель фракцияләреннән күкерторганик кушылмалар аерып алу технологиясенең физик-химик нигезләрен эшли. Күкертле һәм кислородлы кушылма эремәләре һәм поляр эреткечләрдәге углеводородлар термодинамикасы буенча мәгълүматлар банкы булдыра. Нефть сульфоксидлары һәм сульфоннары алу технологияләрен, шулай ук түбән температуралы фракцияләү ысулы белән табигый битумнарны һәм югары үзлекле нефтьләрне аеру өчен альтернатив технология тәкъдим итә. Нефть чыгару һәм әзерләү процессларын интенсивлаштыру өчен химик реагентлар эшли.

Хезмәтләре

Оценка экстракционных свойств растворителей для разделения среднедистиллятных фракций // Проблемы химии нефти. Новосиб., 1992 (автордаш); Способы проектирования нефтеперерабатывающих заводов. К., 1998 (автордаш);

Сопоставление различных способов фракционирования тяжёлого органического сырья // Журн. прикладной химии. 1998. Т. 71, вып. 6 (автордаш).