- РУС
- ТАТ
(Coleoptera), катыканатлылар, иң зур бөҗәк отрядларының берсе
4 асотрядтан тора: Archostemata — 3 семьялык, Myxophaga — 3 семьялык, Adephaga (ерткычлар) — 10 семьялык, Polyphaga (төрле азык белән тукланучылар) — 120 семьялык (дөнья фаунасында иң зур асотряд). 300 меңгә якын төре билгеле, Россиядә — 20 меңнән артык, Татарстанда 2 меңнән артыграк төре бар.
Коңгызларның күпчелеге нык һәм каты хитин япма белән капланган. Аларның алгы канатлары каты, склеритлашкан өске канатларга яки элитрларга (катыканатлылар исеме шуннан) үзгәргән. Арткы зәгыйфь җепселле элпә канатлары очу өчен хезмәт итә, тыныч халәттә өске канатлар астына җыела. Кайбер төрләренең канатлары үсеш алмаган. Авыз аппараты кимерә торган. Формасы һәм озынлыгы төрле булган мыекчыклары, гадәттә, 11 буынлы. Коңгызларның күкрәге 3 сегменттан тора, аеруча алгы күкрәк үскән. Ул урта күкрәк белән хәрәкәтчел тоташа, урта күкрәк исә арткы күкрәк белән хәрәкәтсез тоташа. Аяклары гадәти йөгерә һәм йөри торган, әмма яшәү рәвешенә карап сикерүгә, казуга, йөзүгә, эләктереп алуга, ябышуга җайлашкан. Тәпиләре 5, 3, кайвакыт 2 буынлы. Корсагы хәрәкәтсез, тышкы үсентеләрдән башка гына арткы күкрәк белән тоташкан. Корсак сегментлары 10 нан артмый. Коңгызларның төсе төрлечә. Гәүдә япмасында буяучы матдәләр — пигментларның (металлик булмаган төсмерләр) булуына, яки япманың үзенчәлекле микроскопик төзелешенә, яисә аларның комбинациясенә бәйле. Коңгызларның үсеше тулы әверелеш белән бара. Гадәттә, йомыркалары озынча түгәрәк, ярым үтәкүренмәле, пигментлашмаган юка тышчалы. Личинкаларның төзелеше төрле, башлары яхшы склеритлашкан һәм авыз өлешләре кимерә торган. Күкрәк аяклары үскән яки җитәрлек үсеш алмаган, хәтта бөтенләй булмаска да мөмкин (филчекләрнең личинкалары). Күп кенә личинкалар яшерен яшәү рәвеше алып баралар. Яфрагашарларның личинкалары һәм кайбер башка семьялык вәкилләре үсемлекләрдә ачык яшиләр. Курчаклары иркен, йомшак, юка кабыклы капламда, күп кенә төрләрнеке туфрак яисә агачта яшерен үсә.
Коңгызлар бөтен җир өсте биотопларында, төче суларда һәм аз гына тозлы суларда яши. Аларның күбесе туфракның өске катламнарында һәм үсемлек калдыкларында, кайберләре тирестә һәм хайван үләксәләрендә яши. Үсемлекләрнең төрле өлешләрендә (яфрак, чәчәк, җимеш, ботак, кайры, үзагач, тамырларда) яшәүчеләр аеруча күп. Күп кенә умырткалы хайваннарның туклану чылбырында коңгызлар төп компонент булып тора.
Туклану тибы буенча коңгызлар ерткычларга (барысын ашаучылар һәм махсуслашкан) һәм үсемлек белән тукланучыларга (фитофаглар) бүленәләр. Соңгылары арасында яфрак (фитофаглар үзләре), тамыр (ризофаглар), агач һәм кайры (ксилофаглар), чәчәк (антофаглар), җимеш һәм орлык (карпофаглар) ашаучылар бар. Гөмбә белән туенучыларны мицетофаглар төркеме, черүче үсемлек һәм хайван матдәләрен ашаучы сапрофаглар һәм некрофаглар төркеме тәшкил итә. Катыканатлыларның кайберләре (хәйләкәр коңгызлар, тире-йон коңгызлары, кайбер кара коңгызлар, бөртек коңгызлары, филчекләр, башлыклылар) урман һәм авыл хуҗалыгына, шулай ук азык-төлек запасларына зыян китерә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.