100 дән артык төре билгеле, бөтен Җир шары буенча диярлек таралган.

ТР территориясендә 8 төре бар: козгын, ала карга, кара карга, чәүкә (Corvus monedula), саескан, күкшә (Garrulus glandarius), күккош (Cractes infaustus), эрбетче. Урман, агачлык, торак пунктларда яшиләр.

Эре яки уртача зурлыкта, тыгыз тәнле. Томшыгы нык, шактый озын, туры яки җиңелчә бөгелгән, еш кына томшык өсте кабарынкы. Борын тишекләре куе төкләр белән капланган: тик олы кара каргаларда бу төкләр ышкылып бетә, шунлыктан томшык төбендә ялангач тире барлыкка килә. Канатлары киң; койрыгы туры, түгәрәкләнгән яки киртләч-киртләч, кайберләрендә (саескан, күкшә) озын. Төсе еш кына металлсыман кара, соры, коңгырт, кайвакыт ак яки зәңгәр урыннары да була. Парлап, сирәк кенә төркем яки колония булып оялыйлар, ботаклардан ясалган ачык (козгын, ала карга, кара карга, күкшә, күккош) яки түбәле (саескан) ояларын агачларда һәм куакларда урнаштыралар, чәүкә агач куышларында һәм каралтыларда оялый. Елга бер тапкыр, иртә язда үрчиләр, ана кош кара тимгелле 2–8 зәңгәрсу-яшел йомырка сала. Утрак һәм күчмә кошлар. Карга кошлар төрле азык белән, ә кышын, нигездә, үләксә белән тукланалар.

Күп кенә төрләре файдалы – тычкансыман кимерүчеләрне һәм зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр; кайберләре аучылык хуҗалыкларына һәм чәчүлекләргә зыян китерергә мөмкин.

Эрбетче ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Ала карга