Иң күп санлы бөҗәкләрнең берсе — дөнья фаунасында 300 меңгә якын төре бар (өйрәнелгән төрләре буенча катыканатлылар отрядыннан гына калыша).

Россиядә 6,5 мең төре, Татарстан территориясендә 300 дән артык төре билгеле.

21 мм дан 6 см га кадәр зурлыкта. Авыз аппараты кимерүче яки кимереп ялаучы типта. Канатлары элпә, аз гына сеңерчәле һәм күзәнәкле. Алгы һәм арткы канатлары үзара махсус ыргаклар белән кушылып бербөтен канат өслеге хасил итәләр. Шулай ук канатсыз формалары да (кырмыскалар һәм кайбер паразитлар) бар. Аяклары йөгерүгә, йөрүгә яки казуга җайлашкан. Умарта кортларының аякларында кәрзиннән һәм кыллардан торучы җыю органы бар. Корсагы утырма яки сабаксыман. Ана затларның озын нечкә яки пычкысыман күкәй салгычы бар, чаккычларда ул укка әверелә яки бөтенләй юкка чыга (кырмыскаларда).

Личинкалары аяксыз яки өч пар күкрәк һәм алты-сигез пар ялган корсак аяклы (кисмәннәр). Курчагы ирекле, еш кына ефәк яки тыгыз пергаментсыман кузы белән капланган.

Элпәканатлылар отряды 2 асотрядны берләштерә: утырма корсаклылар (Phytophaga) һәм сабаксыман корсаклылар (Apocryta). Иң гадиләре — утырма корсаклы элпәканатлылар. Аларның корсагы күкрәккә барлык алгы өслеге белән тоташкан (сабаксыманнарда нечкә хәрәкәтчел буын белән генә).

Ата затлар парлашудан соң, ана затлар күкәй салганнан соң үләләр. Личинкалары ирекле яки үсемлек тукымаларында яши.

Еш кына культуралы үсемлекләрнең, урман токымнарының корткычлары булып торалар. Татарстан территориясендә утырма корсаклылардан чын кисмәннәр, чукмармыеклы кисмәннәр һәм мөгезкойрыклар семьялыгы вәкилләре аеруча киң таралган (кара рәсем).

Сабаксыман корсаклылар 2 төркемгә аерылалар: паразитлар (җайдаклар, чикләвексыманнар) һәм чагучылар (шөпшәләр, умарта кортлары, кырмыскалар). Җирән урман кырмыскасы урман санитары булып тора, зарарлы бөҗәкләрне юк итә. Бал кортларының берничә төре кыйммәтле продукт : бал, балавыз, тома балавыз (прополис), чыршын (перга) бирә.

Күп кенә элпәканатлылар — үсемлекләрне серкәләндерүчеләр.

25 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).