Төньякта Кама елгасының түбәнге агымыннан киң полоса (120-180 км) булып 500 км га, көньякта Каспий буе түбәнлегенә кадәр сузылган.

Көнбатышта Куйбышев һәм Саратов сусаклагычлары, көнчыгышта Биек Идел аръягы калкулыгы (Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы, Гомуми Сырт) сөзәклекләре белән чикләнә. Иң зур биеклекләре 100-160 м. ТР территориясен (Көнбатыш Кама аръягы чикләрендә), Ульянов, Самара һәм Саратов өлкәләренең бер өлешен үз эченә ала. Идел аръягы түбәнлеге Самара Дугасы районында (Тольятти-Самара-Сызрань участогында Идел борылмасы) Жигули таулары белән Мәләкәс батынкылыгына тоташкан төньяк һәм Бозаулык батынкылыгына туры килүче көньяк өлешләргә бүленә.

Неоген һәм дүртенчел чорның елга, күл, эол һәм диңгез (Каспий) утырмаларыннан барлыкка килгән. Дүртенчел чор ятма балчыклары һәм комсыл балчыклар киң таралган. Урыны белән югары Пермь балчыклары, мергель, комташ, доломитлар җир өслегенә чыга.

Рельефы җиңелчә бүлгәләнгән, авыш сөзәкле, аз үсеш алган ерымнар челтәреннән (төньяк өлештә 0,1 км/км2 га кадәр) гыйбарәт.

Төп елгалары – Иделнең сул кушылдыклары, төньяк өлештә Актай, Бизнә, Үтәк, Олы һәм Кече Чирмешән, Кондырча, көньякта – Чапаевка, Чагра, Олы һәм Кече Иргиз. Елгаларның туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә.

Климаты уртача континенталь (гыйнварда уртача темп-ра -12 дән -14 °C ка кадәр, июльдә 20-22 °C); Идел буе калкулыгы белән чагыштырганда дымлылык кимрәк. Явым-төшем күләме төньяктан көньякка таба 450-500 мм дан 250-350 мм га кадәр кими. Коры җилләр һәм корылыклар еш була.

Үсемлекләр зонасына туры килүче 2 туфрак зонасын билгелиләр. Түбәнлекнең төньяк өлеше – соры урман туфраклары белән беррәттән, көлсуланган һәм селтесезләнгән кара туфраклы урманлы дала зонасы (урманнар аерым участокта сакланган), көньякта шактый өлеше сукаланган, типик кара туфраклы дала зонасы.

Хайваннар дөньясы өчен төньяк (бүре, поши, ак куян, тиен, җофар һәм башкалар), урман-дала (җирән йомран, Эверсман әрләне) һәм дала (кече йомран, зур колаклы керпе, кече чыелдык, төлке-корсак һәм башкалар) төрләре хас.

Халкы күбесенчә авылларда яши. Игенчелек алга киткән.