Күбесе бер-, ике- һәм күпьеллык үләннәр, сирәк кенә куаклар яки зур булмаган агачлар. 300 ыругка караучы 3 меңнән артык төре билгеле. Башлыча, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТР территориясендә 37 ыругтан 44 төре билгеле. Бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Кыр кишере, мәкә, кишер үләне, шомалак, кишер, сельдерей киң таралганнар.

Сабагы туры, еш кына буын аралары куыш. Яфраклары гади, чиратлашкан, нык теленмә. Төпчек яфраклары юк. Чәчәкләре вак, ике җенесле, катлаулы чатыр чәчәк төркемендә. Җимеше — иенке җимешлек, өлгергәндә ике өлешкә бүленә. Чатырчәчәклеләрнең җимешлек тышчаларында, кайвакыт үрчү органнарында эфир майлы кечкенә каналлар бар. Чатырчәчәклеләр семьялыгында, нигездә, азык, тәмләткеч һәм эфир майлы культуралы үсемлекләр (кишер, пастернак, сельдерей, петрушка, кориандр, әнис) шактый, кайбер төрләре дәвалау үзлегенә ия (балтырган, мәкә, курай үләне, шома көпшә, кисәр үлән һәм башка), азык культуралары бар (им үләне, әнис, мәкә, сәрдә, балтырган һәм башка). Мәкә, әнис — баллы үсемлекләр. Кискеч үлән, елан көпшәсе, пастернак — чүп үләннәр; балтырган, им үләне, чәнчү үләне — декоратив; түндербаш, су балтырганы — көчле агулы үсемлекләр. 5 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.