50 гә якын төре билгеле, Европа, Азия һәм Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә бер төре — урман курай үләне (A. sylvestris) бар. Республиканың барлык территориясендә: урман аланнарында, кисенделәрдә үсә.

90–100 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Сабагы көпшәсыман, күк төстәге кунык белән капланган. Яфраклары икешәр, өчәр каурыйсыман, өскеләре — нык кабарынкы җиңсәле. Чәчәкләре вак, ярымшарсыман чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше — салынкы җимешлек. Июнь–августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Тамырларында — эфир мае, аскорбин кислотасы, яшел өлешләрендә протеин, бор, тимер, бакыр һ.б. матдәләр бар.

Халык медицинасында тамыр төнәтмәсе үпкә ялкынсынуы вакытында кулланыла.

Үсемлекнең яшь сусыл өлешләре ашарга яраклы.

Баллы үсемлек.