Биографиясе

1900 елның 28 июле, Сембер губернасы, Сембер өязе Крюковка авылы — 1978 елның 23 гыйнвары, Мәскәү.

Казан авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы институтын тәмамлый (1927). 1933–1937 елларда Татарстан югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбендә игенчелек кафедрасы мөдире.

1937–1938 елларда Казан университетында агрохимия кафедрасы мөдире, 1938–1941, 1946–1948 елларда проректор.

1947–1948 елларда Макаров Албаниягә командировкага җибәрелә, анда аның җитәкчелегендә Тирана шәһәрендә университет ачыла.

1948–1954 елларда Томск университеты ректоры.

1954–1976 елларда Мәскәү университетында игенчелек кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре Татарстанда туфракны известьләү юлы белән бөртекле культураларның уңышын күтәрү мәсьәләләренә карый. Макаров известь запасларын тикшерә, аларны куллану ысулларын эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Потребность серых лесостепных почв в извести // Тр. Томского университета. 1949. Т. 107;

О прохождении стадии яровизации в летнее время одноукосным красным клевером в условиях таёжной зоны Сибири // Вопр. географии Сибири. Томск, 1952. Вып. 3;

Пути повышения урожайности озимой ржи в Томской области // Тр. Томского университета. 1954. Т. 130.

Әдәбият

Профессор В.Т.Макаров (к 75-летию со дня рождения) // Вестн. Моск. университета. Сер. 17. Почвоведение. 1975. № 3;

Учреждения и деятели сельскохозяйственной науки Сибири и Дальнего Востока: Биогр.-библиогр. справ. Новосиб., 1997.