Биографиясе

1927 елның 25 декабре, Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылы — 2019 елның 4 гыйнвары, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1971).

1944–1946 елларда Магнитогорск, Октябрьск (БАССР), Баулы (ТАССР) шәһәрләрендә яши, токарь, шофёр, автомеханик булып эшли.

1967–1969 елларда «Маяк» Азнакай район газетасында сәнәгать бүлеге мөдире.

1969–1971 елларда Ленинабад (Таҗикстан) шәһәрендә урта мәктәптә тарих укыта.

1971 елдан Казанда, ТР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе (1989 елга кадәр).

1995–1999 елларда «Мирас» журналының проза бүлеге мөдире.

Иҗаты

1950 еллардан вакытлы матбугатта басыла.

1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» (русчага тәрҗемәдә «Восемнадцатая весна», 1975) исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга.

Хәбибуллин — шәхеснең әхлакый үсешенә, замандашларының тормышы һәм хезмәтенә багышланган «Җиде юл чатында» (1969), «Икмәк кадере» (1969), «Тау белән тау очрашмаса да» (1974), «Сәгъди» (русчага тәрҗемәдә «Сагди», М., 1975), «Хәтер ярлары» (1981) повестьлары һәм хикәяләре; «Сулар үргә акса да» (1984) романы авторы. «Чоңгыллар» (1976; русчага тәрҗемәдә «Водовороты», М., 1978) романы укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.

1980 еллар башында Хәбибуллин иҗатында хәзерге заманнан тарихи тематикага күчә. Моңа Л.Н.Гумилёв белән булган очрашу нык тәэсир итә. Елъязмалар, архив материаллары, Кытай, фарсы, әрмән, гарәп авторлары әсәрләре, рус һәм татар галимнәре хезмәтләре нигезендә борынгы болгарлар турында матур әдәбият әсәрләре иҗат итә. Бөек Болгар дәүләтенә нигез салучы һәм аның идарәчесенә «Кубрат хан» романы багышлана (1985; русчага тәрҗемәсе М., 1990; Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге, 2003). Теманы XII йөз ахыры — XIII йөз башы Идел буе болгарлары турында «Илчегә үлем юк» (1990), монгол яулары турында «Шайтан каласы» (1993; русчага тәрҗемәдә «Чертово городище», 2005) тарихи романнары дәвам итә. «Хан оныгы Хансөяр» (1997), «Аллаһы бүләге» (1999; русчага тәрҗемәдә «Божий дар», 2007), «Батый хан һәм Ләйлә» (2002), «Айбиби» (2004), «Казан һәм хан кызы кыйссасы» («Сказание о Казани и дочери хана», 2005) романнарында Казанның барлыкка килүе, төрки мәдәниятнең үсеш юллары турында хикәяләнә, тарихи шәхесләр — Батый хан һәм шагыйрь Кол Гали образлары ачык cурәтләнә. «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1992) романында Казан ханлыгының соңгы айлары тасвирлана. һуннарның атаклы гаскәр башлыгына «Атилла» романы (кис. 1–2, 2001) багышлана. Әдипнең тарихи романнары үткен, мавыктыргыч сюжеты, фәнни дөреслеге, тел һәм образларның үзенчәлеге белән аерылалар.

1980 еллардагы Казандагы вакыйгаларга нигезләнеп, «Серыйны кем үтергән?» (русчага тәрҗемәдә «Кто убил Серого», 2007) детектив романын яза.

Татар халкы тарихына, хәзерге җәмгыятьтәге әхлакый нигезләргә багышланган публицистик мәкаләләр авторы.

Хәбибуллин әсәрләренең күбесе рус, башкорт, болгар телләренә тәрҗемә ителә.

РФ Язучылар берлегенең әдәби бүләге лауреаты (1984).

Әдәбият

Гамбәр Н. Бәхеткә юл — гел алда // Казан утлары. 1977. № 12; 

Урманче Ф. Тарихи хәтеребезне терелтүче // Мирас. 1997. № 12; 

Мостафин Р. Каләмдәшем-якташым // Мәгариф. 1998. № 2; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.

Автор — Р.Х.Сверигин