Биографиясе

1932 елның 22 августында Әтнә районы Дусым авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1963 ел). Түбән Көек (1950 елдан) һәм Ары (Ислетар) (1952 елдан) мәктәпләрендә укыта, ВЛКСМның Әтнә район комитетының оештыру бүлеге мөдире (1954 ел), 2 нче (1954 ел), 1 нче (1957 ел) секретаре; 1980–1993 елларда «Чулпан» колхозы рәисе, 1994 елдан Әтнә районында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе.

2002 елдан «Арчанефтепродукт» акционерлык җәмгыятенең авыл хуҗалыгы буенча генераль директор киңәшчесе. Н.З.Сабиров җитәкче булганда,  Чулпан» колхозында барлык җитештерү объектлары, социаль-мәдәният һәм көнкүреш биналары яңартыла һәм төзелә, хуҗалыкка һәм торак пунктларга газ һәм телефон кертелә; бөртекле ашлык җитештерү – 2,3, бәрәңге – 2,8, сөт – 4,7, ит җитештерү 3,2 тапкыр арта, бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культураларның уңышы – 1 га дан 7,56 ц дан  – 25,7 ц га, бәрәңгенеке 51,5 ц га арта. 1983 елда колхоз КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1985–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале; ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.