Мамадыш районы территориясендә Түбән Арбаш авылыннан төньяк-көнчыгыштарак Баш-Арбаш елгасы (Шыя елгасының сул кушылдыгы) үзәненең сулъяк сөзәклегендә һәм субүләр платода урнашкан көньяк-тайга тибындагы урман массивы (Саба урманчылыгы Мишәбаш участок урманчылыгының 371 нче кварталы).

1972 елда билгеләнә. Мәйданы 138 га.

Рельефы нык ергаланган, өслеге Пермь чоры карбонат токымнарыннан тора. Калкулыклы участокларда мөстәкыйль бергәлекләр (тайга урманы өчен сирәк күренеш) барлыкка китерүче Себер ак чыршысы зур урын алган. Берән-сәрән генә чыршы, усак очрый.

Ярлы туфраклы ерым битләрендә, нигездә, урман массивының төньяк өлешендә наратлыклар, көнчыгышта гумуслы туфракта чыршы һәм ак чыршы катнаш юкәлекләр таралган.

Барлык тип урманнарның үлән капламында көньяк тайга төрләре: тамырчалы күрән, гади кымызлык үсә.