- РУС
- ТАТ
Техник фәннәр докторы (2018)
1973 елның 11 сентябрендә Казан шәһәрендә туа.
Россия гроссмейстеры (6 дан), Го буенча югары категорияле тренер, СССР һәм Россия чемпионатларында күп тапкыр приз иясе Р.М.Сәхәбетдиновның туганы.
Казан университетының механика-математика факультетын "Сыеклык, газ һәм плазма механикасы" белгечлеге буенча (1995), Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Механика һәм машиналар төзелеше институты аспирантурасын (1998) тәмамлый. КНИТУ-КАИның "Радиофотоника" фәнни мәктәбе һәм фәнни юнәлеше вәкиле, техник фәннәр докторы, профессор О.Г.Морозовның шәкерте.
1992–1994 елларда Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Механика һәм машиналар төзелеше институтының газ динамикасын исәпләү лабораториясендә өлкән лаборант, инженер (1993 елдан); 1994–1999 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә социаль мәсьәләләр буенча баш белгеч, мәгълүмат төркемендә I категорияле белгеч (1995 елдан), мәгълүмат-компьютер үзәгендә әйдәп баручы белгеч (1996 елдан); 1999–2001 елларда Татарстан Республикасы Мәгълүмат-техник тәэмин итү комитетында бөлгенлек һәм финанс яктан савыктыру турында эшләр буенча баш белгеч; 2001–2004 елларда "ТАИФ-Телеком" ачык акционерлык җәмгыятендә инженер-программист, мәгълүмат-белешмә хезмәте башлыгы (2002 елдан); 2004–2005 елларда "Мобиль ТелеСистемалар" ачык акционерлык җәмгыятендә Абонентларга хезмәт күрсәтү департаментының контактлар үзәге бүлеге башлыгы; 2005–2010 елларда "Цифрлы технологияләр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә техник директор; 2010 елда "ПроТелеком" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә техник директор; 2011–2017 елларда "Линк Мастер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә генераль директор, бер үк вакытта, 2014 елдан, КНИТУ-КАИның радиофотоника һәм микродулкынлы технологияләр кафедрасында доцент.
2017 елның февраленнән КНИТУ-КАИда эшли: Гамәли электродинамика, фотоника һәм тере системалар фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр, радиофотоника һәм микродулкынлы технологияләр кафедрасында доцент (2019 елның февраленнән), профессор (2019 елның сентябреннән).
Хезмәтләре микродулкынлы фотоника (2014–2024), күп модалы оптик җепселләрдә югары энергия импульсларын тарату (2016–2019), адреслы җепсел-оптик сенсор системалары (2016–2022), җепсел-оптик сенсор системаларын һәм аларның элементларын математик модельләштерү мәсьәләләренә карый (2014 елдан).
Адреслы җепселле брэгг структураларында комплекслаштырылган җепселле-оптик датчикларны калибрлау процедуралары эшләнә (2017); адреслы җепселле брэгг структураларының теориясе һәм техникасы эшләнә (2018); радиофотон сенсор системаларында адреслы җепселле брэгг структураларын куллануда метрологик, техник-икътисади һәм функциональ өстенлекләрнең теоретик нигезләре бирелә; адреслы җепселле брэгг структураларында радиофотон сенсор системаларының яңа классын төзү теориясе нигезләре һәм принциплары эшләнә (2020); зонт белән тикшерүнең амплитуда буенча ассимметрияле өч ешлыклы ысулы (2020), сызыклы авыш оптик фильтр һәм аз сенсорлы системаның фотоалгычы нәтиҗәдә структураларның һәркайсының үзәк дулкын озынлыгының күчешен билгеләү алгоритмы (2021) тәкъдим ителә; аз һәм күп сенсорлы системаларда сигналларны эшкәртүнең математик моделе төзелә (2022); аз һәм күп сенсорлы системаларда сигналларны эшкәртүнең математик моделе төзелә (2022); бер-, аз- һәм күп сенсорлы кушымталар мәсьәләләрен чишәргә мөмкинлек бирә торган адреслы җепсел брэгг структураларында радиофотонлы сенсор системаларын гамәлгә кертү мөмкинлекләренә уңай бәя бирелә (2023); адрессыз җепселле адреслы структураларны зонт белән тикшерүнең полигармоник ысуллары теориясе үсеш ала (2023).
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 400 дән артык фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 7 монографиядә, 8 уку ярдәмлегендә басыла.
48 патент автордашы. "ПроCall-центр. Так ли мой звонок важен для Вас?" һәм "Call-центр – от замыла до оптимизации" китаплары авторы (Казан, 2012).
Кандидатлык диссертациясе: “Численное трехмерное моделирование динамики газового пузырька” (1999).
Докторлык диссертациясе: “Радиофотонные сенсорные системы на адресных волоконных брэгговских структурах и их применение для решения практических задач” (2018).
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән минстрлыгының (2021), Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының мактау грамоталары (2022).
Addressed fiber bragg structures in quasi-distributed microwave-photonic sensor systems // Comput. Opt, 43 (2019), P. 535–543. (автордаш)
Numerical approaches to solving a nonlinear system of Schrodinger equations for wave propagation in an optical fiber // Computational Technologies, 25 (2020), P. 80–91. (автордаш)
Ultrahigh-Resolution Optical Vector Analyzers // Photonics, 7 (2020), P.14. (автордаш)
Applicabilitylimitsoftheendfacefiber-opticgasconcentrationsensor, basedonFabry-Perotinterferometer // KarbalaInternationalJournalofModernScience, 8 (2022), P.339–355. (автордаш)
Метод уточнения частотного сдвига спектра, полученного при низком разрешении анализатора // Приборы и техника эксперимента, 5 (2023), С.78–83. (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.