Биографиясе

1931 елның 2 октябре, Биләр районы Тукай авылы — 1998 елның 10 октябре, Уфа шәһәре.

Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1954), БАССРның Илеш районында эшли: Яркәй МТСында, 1958–1960 елларда район ветеринария дәваханәсендә ветеринария табибе.

1960–1965 елларда Эстәрлетамак зоотехникумында.

1967 елдан Башкорт авыл хуҗалыгы институтында, микробиология, патофизиология һәм ветсанэкспертиза кафедрасы мөдире (1992–1998).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләренә, хайваннарны гельминтлардан дәвалауга карый. Нурхәмитов гельминтларга каршы препаратлар (дифенил-сульфидлар) уйлап таба, фасциолёз белән авырган сарыкларны, тернәкләнү процессы тиз барырлык һәм артым нәтиҗәлелегенә ирешерлек итеп, «Мамил» премиксы ярдәмендә гельминтлардан арындыру технологиясен эшли.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Антигельминтики при цестодозах животных. Уфа, 1996;

Метаболические процессы в организме овец при гельминтозах. Уфа, 1997;

Фасциолёз животных и человека (интенсивность катаболических и анаболических процессов). Уфа, 1997 (автордаш).