- РУС
- ТАТ
геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1997), ТРның атказанган геологы (1995), РФнең мактаулы җир асты байлыклары разведчигы (1996)
1936 елның 27 июле, Тубыл шәһәре — 2021 елның 15 июне.
Томск политехник институтын тәмамлый (1959).
Көнбатыш Себернең җитештерү оешмаларында эшли.
1970 елдан ЦНИИгеолнерудта, баш фәнни хезмәткәр (2004 елдан).
1979–1983 елларда Алжирда. Бер үк вакытта, 1997 елдан, Казан университеты профессоры.
Татарстан файдалы казылмалар запасы буенча республика комиссиясе рәисе (1992–1997).
Хезмәтләре руда һәм руда булмаган файдалы казылмалар чыганакларына, металлогениягә карый. Шевелёв СССР территориясендә магнезия чималы чыганакларының төп урнашу закончалыкларын билгели, магнезит чыганаклары ачыкланган 3 төбәк һәм мәйданны билгели. Алжирда металл булмаган токымнарның минерал-чимал базасының перспектив үсеш программасын эшли.
Татарстан территориясендә файдалы казылмаларны һәм җир асты су чыганакларын планлаштыру, фаразлау, эзләү, бәяләү эшләренә җитәкчелек итә.
Генетические типы, закономерности размещения и прогноз месторождений брусита и магнезита. М., 1984 (автордаш);
Минерально-сырьевая база магнезита и брусита России. К., 2003 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.