1954 елның 9 августы, Казан — 2015 елның 3 гыйнваре, Казан.

«Динамо» физкультура һәм спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан), тренеры — В.В.Житлов.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1979).

СССР (1976, команда беренчелеге), дөнья (1974–1975, 1977–1978, команда беренчелеге), (1974–1978, шәхси беренчелек), Олимпия уеннары (1976, команда беренчелеге) чемпионы. Дөнья чемпионатларында (1973, яшүсмерләр арасында, шәхси беренчелек; 1973, команда беренчелеге) көмеш медаль ала. Европа кубогы (1973–1978, команда беренчелеге), дөнья кубогы (1975, шәхси беренчелек) иясе.

1971–1973 елларда, 1983–1984 елларда «Динамо» (Казан) физкультура спорт җәмгыятендә, 1973–1983 елларда ТАССР Физкультура, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитетында инструктор. 1984–1991 елларда 3 нче Олимпия резервындагы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (Казан) тренер-укытучы, 1991 елдан Казан финанс-икътисад институтында укытучылык эшендә.