Эчтәлек

1928 елның 10 феврале, БАССРның Әлшәй районы Әсләк авылы — 1998, Уфа шәһәре.

1952 елда Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң Башкорт нефть сәнәгате фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында эшли, директор урынбасары (1970–1980, 1985–1988), директор (1980–1984), проф. (1986), алмаз белән һәм колонкалы бораулау лабораториясе мөдире (1988 елдан).

Хезмәтләре нефть һәм газ скважиналарын бораулау һәм эксплуатацияләү техникасына һәм технологиясенә карый. Уйлап табуга 100 дән артык авторлык таныклыгы бар. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Бурение скважин малого диаметра. Уфа, 1959;

Алмазное бурение. Уфа, 1962;

Новые методы бурения скважин. Уфа, 1973;

Справочник инженера по бурению. М., 1973;

Индустриально-ком­плексный метод разработки нефтяных месторождений. Уфа, 1980 (автордаш);

Новые методы бурения скважин в Башкирии. Уфа, 1982.