Кече Чирмешән елгасының (Олы Чирмешән бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 15,4 км, ТР чикләрендә якынча 6 км. Бассейнының мәйданы 106,2 км2. Идел аръягы калкулыгыннан ага. Елга башы һәм урта агымның төп өлеше — Ульянов өлкәсе территориясендә, тамагы Әлки районы Апак авылыннан 2,6 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы — 70 м.

Су җыелу мәйданының урманлылыгы 65%. Путакның 3,3 һәм 5,2 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2.

Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 83 мм, ташу агымы катламы 75 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,029 м3/с. Коры елларда елганың аерым участоклары кибә.

Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.

Путак бассейнында су күләме 0,24 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.