Эчтәлек

1939 елда Укытучылар институты буларак ачыла.

Бөек Ватан сугышы елларында аның составында Воронеж һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән университетларның филиаллары да эшли.

РСФСР МСның 1952 ел 19 август карары белән 1953 елдан педагогия институты итеп үзгәртелә, 2003 елның февралендә РФ Мәгариф министрлыгы коллегиясе карары белән педагогия университетына үзгәртелә, 2011 елда КФУга кушыла.

Укытучылар һәм педагогик институтында математика һәм филология факультетлары эшли, 1962 елда – педагогика һәм башлангыч мәктәп укытучылары әзерләү факультетлары, 1965 елда – чит телләр, 1975 елда – гомуми техника, 1983 елда – биология, 1985 елда – тарих факультетлары оештырыла. 1979 елда Чаллы шәһәрендә филиалы ачыла (1990 елда мөстәкыйль педагогия институты итеп үзгәртелә).

Унивеситет составына 8 факультет: тарих, физика-математика, чит телләр, филология, технология-икътисад, биология, психология-педагогика, физика һәм яңа мәгълүмати технологияләр; 23 кафедра (шул исәптән татар теле, татар филологиясе), квалификация күтәрү курслары, 29 проблемалы-фәнни лабораторияләр, Лениногорскидагы (1990 елдан) филиалы керә.

10 белгечлек буенча укыту алып барыла; 7 белгечлек буенча аспирантурасы бар. 2005 елда 300 укытучы эшли (шул исәптән 11 фән докторы, 90 фән кандидаты), көндезге бүлектә – 3340, читтән торып уку бүлегендә – 1550 студент, 70 аспирант укый.

4 уку корпусы, агробиологик станциясе, редакция-нәшрият комплексы, спорт-сәламәтләндерү лагере бар. Төп корпусы – Алабуга епархия училищесы бинасы (1899–1903 елларда махсус аның өчен неоклассицизм стилендә төзелә, архитектор И.А.Чарушин; архитектура истәлеге).

Эшләү елларында Кама буе һәм Көньяк-көнчыгыш Кама аръягы төбәкләренең педагогия хезмәткәрләре нигезен тәшкил итүче 40 меңнән артык белгеч әзерләнә. Университетны тәмамлаучы профессорлар: Л.Ш.Арсланов, Н.М.Вәлиев, С.Г.Исмәгыйлева, Т.В.Капустина, Н.Х.Ләисов, А.В.Леонтьев, Ә.Т.Сибгатуллина. Университетта татар теле һәм әдәбияты, төбәкне өйрәнү тарихы һәм әдәбияты, төрле тирәлектәге электромагнитлы дулкыннарның сызыкча булмаган үзара тәэсире, табигый тирәлек торышының икътисади мониторингы һәм башка проблемалар буенча фәнни тикшеренүләр алып барыла.

Университет ректорлары – Т.Н.Галиуллин (1971–1986 еллар), Җ.Г.Нигъмәтов (1986–1989 еллар), Н.Х.Ләисов (1989–2000 еллар); Н.М.Вәлиев (2000–2007 еллар), А.М.Кәлимуллин (2008—2011 еллар).

Әдәбият

Елабужский педагогический: история и современность. Елабуга, 1998;

Учёные Елабужского государственного педагогического университета: Биобиблиогр. словарь-справ. Елабуга, 2003.

Автор – Е.В.Липаков