Эчтәлек

1918 елның февраль-мартында Казанда руслардан, татар, чуаш, мари, латыш, украиннардан, Германия һәм Австро-Венгрия армияләренең хәрби әсирләреннән оештырыла.

Командиры – С.А.Бирюков.

1918 елның июнендә батальон Казанда сул эсерлар фетнәсен булдырмый калуда катнаша. Июльдә Казан совет дивизиясе составына керә. 1918 елның августында Казанны чех-словак һәм КОМУЧ Халык армиясе корпусларыннан саклауда катнаша.

Шул елның көзендә таратыла.

Әдәбият      

Субаев Н.А. Родники солидарности. К., 1971.                                 

Автор — И.Г.Гыйззәтуллин