- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мөслим районындагы авыл. Мөслим авылыннан 28 км төньяк-көнчыгыштарак, Мөшек елгасының югары агымы буенда урнашкан
1926 елда Татар Бүләре авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. Беренче исеме – Яңа Бүләр.
Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 30 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.
1980 елның 27 ноябрендә авыллар исемлегеннән сызыла, 1999 елда кабат Мөслим районында теркәлә.
Хәзер Симәк авыл җирлеге составына керә.
1929 елда авылда “Яңа Бүләр” колхозы оештырыла, 1961 елда – берләштерелгән “Алга” колхозы составына керә. 1978 елда авыл бушап кала, колхоз ябыла. 1997 елда яңадан торгызыла. 1997 елдан “Кырынтау” крәстиян-фермер хуҗалыгы.
1939–1970 елларда башлангыч мәктәп эшли.
Р.Г.Гардиев (1957 елда туган) – шагыйрь, ТРның атказанган социаль яклау хезмәткәре;
Р.М.Шәрипов (1949 елда туган) – ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мөслим районы хакимияте башлыгы (1991–1994 еллларда), Мөслим районының мактаулы гражданы.
2002 елда – 10,
2010 елда – 7,
2017 елда – 7 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.