Биография

1950 елның 19 апреле, Казан – 2001 елның 17 мае, Сан-Карлос, Бразилия.

1972 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Физика-техника институтында эшли, 1993 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре төгәл чишелә торган модельләрнең стат. механикасына карый. Критик индексларның урыны белән универсаль булмавы теориясен камилләштерә. Корреляцияле сикерешләр моделен (Бариев моделен) тәкъдим итә һәм төгәл чишә.

Хезмәтләре

Влияние линейных дефектов на локальную намагниченность плоской решётки Изинга // Журнал экспериментальной и теоретичесской физики. 1979. Т.77, выпуск 3 (9).

Точное решение двумерной вершинной модели небакстеровского типа // Письма в Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1980. Т.32, выпуск 1.

Критические свойства системы вблизи угловой границы // Теоретическая и материальная физика. 1986. Т.69.

Автор – Р.Г.Усманов