Биографиясе

683 тирәсе – 734 ел. Котлыкъ каган улы, Күлтәгиннең агасы.

683 елдан шад титулын йөртә. Әтисенең бертуганы Капыган каган идарә иткәндә энесе Күлтәгин белән Төргәш (699) һәм Кыргыз каганлыкларына (709) яу белән бара.

716 елда Күлтәгин ярдәме белән каганлык тәхетенә утыра. Төрки каганлык күршеләре уйгыр, татар, карлук, кидань кабиләләре белән сугыша; 718, 720–721 елларда Тан империясе көчләрен җиңүгә ирешә, солых килешүе төзи.

Аксөякләр фетнәсе вакытында һәлак була.

Тәхеткә Күлтәгиннең бертуганы улы Йуллугтәгин (Иҗан каган, 734–739) утыра; ул Билге каган белән Күлтәгингә багышланган ташъязмалар яздыра, һәйкәлләр куйдыра. Ул язмаларда Билге каган белән Күлтәгин дәверендә башкарылган эш-гамәлләр тасвирлана (Күлтәгингә куелган һәйкәлташ).

Чыганаклар

Радлов В.В., Мелиоранский П.М. Древнетюркские памятники в Кото-Цайдане // Сборник трудов Орхонской экспедиции. 1897. Выпуск 4.

Бичурин Н.Я. Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. М.-Л., 1950.

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности Монголии и Киргизии. М.-Л., 1959.

Әдәбият

Кляшторный С.Г. Древнетюркские рунические памятники как источник по истории Средней Азии. М., 1964.

Гумилев Л.Н. Древние тюрки. М., 1993.

Кляшторный С.Г., Савинов Д.Г. Степные цивилизации Евразии. СПб., 1997.

Узбекистон миллий энциклопедияси. Тошкент, 2002. 4 т.

Автор – И.Л.Измайлов