- РУС
- ТАТ
саксофончы, эстрада дирижёры, РФнең атказанган (2001), ТРның халык артисты (2001)
1921 елның 14 августы, Кытай, Харбин шәһәре – 2009 елның 18 мае, Казан.
1975 елда Казан консерваториясенең оркестр факультетын саксофон классы буенча тәмамлый.
1937–1938 елларда Һинд–Кытайда (Вьетнам) Ханой, Хайфон, Досон шәһәрләре джаз оркестрларында, 1939–1946 елларда Кытайда (Шанхай, Циндао шәһәре) О.Лундстрем җитәкчелегендәге эстрада оркестрында һ.б. оркестрларда музыкант булып эшли.
1947 елда даими яшәү өчен СССРга, Казан шәһәренә кайта.
1947–1956 елларда «Электро» кинотеатры оркестры музыканты, 1956–1959 елларда О.Лундстрем җитәкчелегендәге оркестрда (Бөтенроссия гастроль-концерт берләшмәсе, Мәскәү) артист, 1959 елдан яңадан Казанда, Казан шәһәр киночелтәре эстрада оркестрында 1966 елга кадәр артист, 1991 елга кадәр аның җитәкчесе, 1991 елдан ТР кинематография дәүләт оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры.
Оркестр репертуарында: илебез һәм чит ил джазы классикасы, А.Ключарёв, А.Монасыйпов, С.Сәйдәшев, Р.Яхин һ.б.ның әсәрләре. Төрле елларда Д. җитәкчелегендәге оркестр белән танылган җырчылар Р.Волкова, В.Гыйззәтуллина, Э.Җәләлетдинов, Р.Ибраһимов, Р.Ибраһимова, З.Нурмөхәммәтов, З.Сөнгатуллина, И.Шакиров һ.б. җырлый.
Коллектив РФ һәм БДБ төбәкләренә ТР сәнгатен җиткерә, радио һәм телевидение аша чыгышлар ясый.
Татарстан Республикасы кинематография оркестры
Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёр В.Э.Деринг
Исеме Казан урамына бирелә.
Автор — Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.