- РУС
- ТАТ
ветеринария-санитар эксперты, ветеринария фәннәре докторы (1941 ел), профессор (1941 ел), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1961 ел)
1891 елның 28 феврале, Казан губернасы, Цивиль өязе Урмар авылы – 1970 ел, Казан.
Казан ветеринария институтын тәмамлый (1921 ел).
1921–1925 елларда Кызыл Армиядә ветеринария табибы.
1925–1967 елларда Казан ветеринария институтында, 1952–1963 елларда ветеринария-санитар экспертизасы кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре организмның төрле терлек итен эшкәртүен өйрәнүгә карый.
Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Распределение соли в различных частях туши домашних животных при консервировании по способу Моргана // Уч. зап. Казан. вет. ин-та. 1930. Т. 39;
О вспышке трихинеллёза в г.Кирове // шунда ук. 1961. Т. 81;
Бухгалтерский учёт в мясной и молочной промышленности. Москва, 1969 (автордаш).
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873-2006 гг.). Казан, 2006.
Автор – В.П.Фролов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.